Сайтның эчтәлеге
Керүчеләр саны
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Узем турында белешмәЯзмышлардан узмыш юк шул,Минем язмыш-балалар.Белем бирү, тǝрбиялǝүБурычым булып калалар.Мин, Халитова Милǝүшǝ Җǝмил кызы , киӊ кырларга, елга-күлләргә, куе урманнарга бай булган Чүпрǝле районы Кече Чынлы авылында дөньяга килгәнмен. Бала чагым гүзәл табигатьле авылым кочагында узды. Туган мәктәбемне тәмамлагач, юлларым мине Казан педагогия көллиятенǝ китерде. Дүрт ел буена үз эшләренең чын осталары булган мөгаллимнәрдән белем алдым. Тәүге хезмәт юлымны 2001 елда туган мәктәбемдә башлап җибәрдем. Мине җылы итеп каршы алган, эшкә өйрәткән укытучыларыма карата күңелемдә бары тик рәхмәт хисләре генә саклана. Бүгенге көндә мин татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам, балаларда туган телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбиялим. Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам. Төрле профессиональ конкурсларда катнашам. Укучылар белән әдәби кичәләр үткәрәм. Хезмәттәшләрем белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам.
Анкета
|
Сайттан эзләү
Сайтның дуслары
|